Каракүл авылында "Спорт безгә көчебезне арттырырга ярдәм итәчәк" дигән спорт-уен программасы үткәрелде.
Балаларга сәламәт яшәү рәвеше, спорт, танылган спортчылар турында сөйләделәр. Балалар рәхәтләнеп сәламәт яшәү рәвеше турындагы табышмаклар-рифмаларны чиштеләр, спорт турындагы сүз уеннарына җаваплар бирделәр. Аннары алар тизлектә, җитезлектә ярыштылар.