27 майда Әлки муниципаль районы пенсионерларының 10 кешедән торган делегациясе Казанда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Өченче яшь" пенсионерларының республика Спартакиадасында катнашты. Делегацияне Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы Әлки районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Галләмов Рәис Фоат улы озатып йөрде.
ТР пенсионерлар берлеге белән ТР Спорт министрлыгы һәм Социаль яклау министрлыгы ярдәмендә киләсе спорт төрләре - дартс, өстәл теннисы, йөзү, 2.5 км дистанциядә йөгерү, ату һәм катнаш эстафета буенча ярышлар оештырылды. Барлыгы Татарстан Республикасының 14 шәһәреннән һәм 29 районыннан 400дән артык пенсионер катнашты.
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы пенсионерлары ярышларда бик лаеклы чыгыш ясадылар. Катнаш эстафетада 1 урынны яуладылар.
Делегация составы: Вәлиев Әнәс, Галәветдинова Рәмзия, Падюшов Михаил, Билалова Ләлә, Фахреев Илшат, Кәлимуллин Наил, Насыйбуллин Салават, Гайнетдинова Миңсылу, Гайфуллина Равия, Горбунова Татьяна.