Үзәк паркта Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган чара узды

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Саф һавада үткәлгән бәйрәмнең инициаторы - Роспотребнадзорның Әлки филиалы.

Табибларның һәм белгечләрнең чыгышларын тыңларга, паркта кызыклы уеннар уйнарга, кече мәктәп укучылары килде.

Югары сыйныф укучылары балалар белән флеш-моб үткәрделәр. Балалар биеделәр һәм дәртле музыка астында күңел ачтылар.

Бәйрәм азагында барлык катнашучыларга төсле буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International