Аз керемле гаиләләр өчен яңа түләүне 25 меңнән артык Татарстан гаиләсе алды.

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Президент йөкләмәсе буенча кертелгән аз керемле гаиләләр өчен яңа түләүне Татарстанның 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләсе алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.

Кагыйдәләр буенча, түләүгә гаризалар 30 эш көненә кадәр каралырга мөмкин. Гаилә шәхси кабинетка кабул ителгән карар турында тиешле хәбәрнамә алачак. Түләү хупланганда, акча гариза бирүче счетына 5 эш көне эчендә күчәчәк.

Түләүгә гариза дәүләт хезмәтләре порталында, ПФР һәм МФЦ клиент офисларында бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, түләү гаиләләргә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү йомгаклары буенча, әгәр гаиләнең җан башына туры килә торган кереме төбәктәге кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булса, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләрдән артмаса, ә ата-аналарның расланган кереме яки аның булмавы турында нигезле сәбәбе бар.

Яңа түләүнең күләме дә ата-аналарның керем дәрәҗәсенә бәйле, ул 50%, 75% яки Татарстанда яшәү минимумының 100% тәшкил итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International