Җир кишәрлекләре бирүдә дә үтә күренмәлелек булырга тиеш

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе
Муниципаль берәмлек мөлкәте булган җир участоклары белән алыш-биреш итү Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнары билгеләгән тәртиптә һәм муниципаль район советы карары белән расланган положение нигезендә башкарыла, ди Вламидир Михайлович.
Муниципаль район чикләрендә урнашкан җир участоклары милек итеп, даими (гомерлек) файдалануга, арендага бирелергә мөмкин. Җир участогын бирү район башкарма комитеты җитәкчесе карарына нигезләнеп башкарыла. Әлеге карар нигезендә милек һәм мөнәсәбәтләр палатасы аренда, сату-алу, җир кишәрлеген даими (гомерлек) файдалануга тапшыру килешүләрен рәсмиләштерә.
Аренда килешүләре буенча җир участоклары физик һәм юридик затларга төзелеш алып бару, шәхси ярдәмче хуҗалык, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өчен бирелә. Участокларны файдалану анда урнашкан мөлкәтнең иясе булган гражданнарның, юридик затларның теләге буенча алып барыла. Даими файдалануга җир участоклары муниципаль учреждениеләргә бирелә.
Кишәрлекләр юридик һәм физик затларга милек итеп һәм арендага билгеле бер түләү хисабына бирелә.
Гражданнарга индивидуаль торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир биргәндә җир участокларының менә мондый минималь һәм максималь күләме билгеләнгән:
-Базарлы Матакта – 0,06 дан 0,30 гектарга кадәр;
-Әлки районының бүтән торак пунктларында авыл җирлекләре чикләрендә – 0,06 дан 0,50 гектарга кадәр.
Аренда түләвенең күләме республика Министрлар Кабинеты һәм районның вәкиллекле органнары карары белән билгеләнә. Аренда түләвен кертү тәртибе, шартлары һәм сроклары аренда килешүендә күрсәтелә.
Җир участоклары биргәндә гаделлек, үтә күренмәлелек принципларын саклау, юридик затларга һәм гражданнарга тигез мөмкинлекләре тәэмин итү максатында, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы матбугат чаралары аша бу хакта бөтен район халкына игълан итә. Җир участогы бирү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә гражданнар, җәмәгать оешмалары һәм территориаль иҗтимагый үзидарә органнары да катнашырга хокуклы.
Җир участогын бирү турында карар кабул итү алдыннан бер ай элек милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы бу хакта "Әлки хәбәрләре" газетасында һәм район сайтында хәбәр урнаштыра. Мондый игълан теге яки бу җир кишәрлеген алырга ниятләгән гражданин яисә юридик затның гаризасы нигезендә бастырыла. Хәбәрдә җир участогының адресы, мәйданы, нинди максатларда бирелүе һичшиксез күрсәтелә.
Әлеге җир участогын бирүгә карата үз ниятләре булса, гражданнар һәм җәмәгать оешмалары моны бәян итеп район башкарма комитеты җитәкчесе адресына гариза бирә алалар. Башкарма комитет җитәкчесе исә әлеге гаризаны милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына юллый.
Бүтән затлардан гаризалар кермәсә, җир участогы аны беренче булып сораган затка бирелә. Шул ук җир участогын бирүне сорап тагын гаризалар кергән очракта исә палата аукцион үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International