Базарлы Матак авылы «Каенлык» балалар бакчасында балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Балалар янына Шапокляк әби килде һәм аларга ярыш оештырды. Балалар җырладылар, биеделәр. Кояш нурлары белән назлады, ә тирә-юньгә эленгән шарлар бәйрәм атмосферасы тудырды.