9 июньдә салым түләүчеләр өчен вебинар булачак

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне вебинарга чакыра.

Тема - "Махсус салым режимнарын, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре", ул 9 июньдә 10:00 сәгатьтә булачак.

Семинар спикеры булып Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

Трансляция барышында спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге дә тормышка ашырылачак. Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен кирәк:

• түбәндәге сылтама буенча күчәргә (https://w.sbis.ru/webinar/84689066-7585-4990-9499-e05..);

Ачылган биттә "катнашачакмын" дип басу һәм чарага теркәлү;

Вебинар алдыннан сылтама ачып, "вебинарга күчәргә" басарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International