Пенсия фонды яшәү минимумының артуына бәйле рәвештә өч пособие түләүне арттырачак

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өч айлык пособие арта: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларга түләүләр, шулай ук йөкле хатын-кызларга түләү.

Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү күтәрелгәннән соң Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр артачак (50% эшкә сәләтле өлкәннәргә). 8-17 яшьлек балаларның ата-аналары үзләренә билгеләнгән пособие суммасына (50%, 75% яки 100% бала) июньнән аена уртача 5,7 мең сумнан 11,4 мең сумга кадәр алачак.

Беренче булып яңа арттырылган күләмдә түләүләрне июнь аенда пособие рәсмиләштерүче ата-аналар алачак. Барлык июнь аенда рәсмиләштерелгән пособие югары күләмдә булачак Июнь аена кадәр пособие түләнгән ата-аналар аларны июль аенда яңа күләмдә алачак.

«Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк. Түләүләрне санап чыгу өчен өстәмә гаризалар бирү таләп ителми, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча ОПФР идарәчесе Эдуард Вафин.

Моннан тыш, июньнән башлап, эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр уздырылган индексацияне исәпкә алып, шулай ук 10 %ка түләнәчәк. Татарстанның 900 меңнән артык эшләмәүче пенсионерына пенсия артты: картлык, инвалидлык буенча пенсия алучыларга, шул исәптән инвалид балаларга, шулай ук туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International