6 июньдә ел саен бөек рус шагыйре, заманча рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә Россиядә һәм дөньяда рус теле көне билгеләп үтелә.

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

223 ел элек дөньяга килгән  классикны бөтен дөньяда яраталар һәм беләләр, анң язмалары хәзер дә актуаль һәм һәркемгә якын. Тагын, әлбәттә, нәкъ менә Александр Сергеевич — заманча рус теленә,безнең барлык халык, илләр һәм аннан читтә миллионлаган кешене берләштерүче милли үзенчәлеккә нигез салучы.

Рус теле - дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе, ул славян телләреннән иң киң таралган тел. Соңгы мәгълүматлар буенча, рус телендә Россиянең 146 миллион гражданы сөйләшә һәм тагын 127 миллионы рус телен икенче тел буларак белә. Сөйләүчеләрнең гомуми саны буенча ул дөньякүләм телләрнең беренче унлыгына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International