Коррупция. Ул нәрсә?
Коррупция - ул тәртип һәм намуслылык булмау (бигрәк тә ришвәтчелек); намуссыз юл белән файда алу өчен вазыйфаи нигезләмәдән файдалану. Коррупция - ул шәхси файда өчен хезмәт урыныннан явызларча файдалану. Коррупциянең төрле төрләре бар: ришвәтчелек, җәмәгать куллану өчен билгеләнгән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне законсыз үзләштерү, кодалык (эшкә өстенлек алганда гаилә әгъзаларына бирелә торган очракта), кануннар һәм кагыйдәләр әзерләгәндә шәхси файда алу максатларында йогынты ясау - болар барысы да хокук бозуларның һәм вазыйфаи җинаятьләрнең киң таралган мисаллары.
Ни өчен ул һәркемгә кагыла?
Коррупция илнең байлыгы кимүгә һәм тормыш дәрәҗәсе кимүгә китерә. Хәтта без аның белән турыдан-туры очрашмасак та һәркемгә йогынты ясый. Әйтик, коррупция:
- коррупция системада уңышлы бизнес үсешенә комачаулый, бу илнең гомуми байлыгы кимүгә китерә;
- Хөкүмәт хезмәткәрләргә түләүнең һәм тәэмин итү әйберләре булган китаплар, медикаментлар, компьютерлар һ. б. сатып алуга тотарга тиешле акчалар күләменең кимүенә китерә;
- акча һәм элемтә булган кешеләр законнар һәм дәүләт органнары карарларын үз мәнфәгатьләрендә үзгәртә алсын өчен шартлар тудыра;
- хөкүмәткә ышаныч югала.
Тикшеренүләр нигезендә, илләр коррупциягә каршы көрәш алып барганда, озак вакытлы перспективада дәүләт керемнәре дүрт тапкырга арта. Коррупция кимегәндә бизнес өч процентка тизрәк үсәргә мөмкин, ә балалар үлеме дәрәҗәсе 75% ка кимергә мөмкин.
Коррупция үсешенең дүрт сәбәбе:
1. Мөмкинлек. Система нәтиҗәсез эшли, кешеләр гамәлдәге тәртип һәм законнарны үтәмичә теләкләренә ирешү өчен ысул эзли, куллана;
2. Фаш ителү ихтималы түбән булу.Хисаплылык булмау, барыннан да элек, транспарентлык булмау (мәсәлән, дәүләт түрәләре аларның ни рәвешле һәм ни өчен эшләүләрен, шулай ук хокук куллану эшчәнлегенең начар булуын хәбәр итми), шулай ук хокук тәртибе органнары үз вазыйфаларыннан явызларча файдаланучы затларны җаваплылыкка тартмый)нәтиҗәсе булып тора;
3. Начар мотивация. Мәсәлән, түрә шулкадәр “күп” ала ки, аңа тормышка җитми, яки аның иртәгесе көнгә ышанычы булмаганда, керемнәрен ришвәтләр белән тулыландыра;
4. Билгеле бер хәлләрдә һәм шартларда гади кешеләр законны хөрмәт итүдән туктый. Алар хөкүмәт кануннарын читләтеп узарга тырыша, алар аны законсыз дип саный. Азгынлык яки товарлар җитмәү (мәсәлән, дарулар) шулай ук кешеләрне кануннарны үтәмәскә мәҗбүр итәргә мөмкин.
Шуңа күрә түрәгә үзебез өчен нәрсә дә булса кыйммәтле әйбер бирү (әйтик, телефон үткәрү) теләге туганда, ришвәт бирүнең илдә коррупция үсешенә ярдәм итүен истә тотарга кирәк. Коррупциягә каршы көрәш ил белән идарә итү системасын яхшырту, ягъни хөкүмәт формалаштыру һәм аның эшчәнлеге белән җитәкчелек итү системасын яхшырту белән тыгыз бәйләнгән.
Дөнья җәмәгатьчелеге нәрсә эшли?
Коррупция һәм яхшы идарә - дөнья җәмәгатьчелегенең барлык әгъзаларын: донорларны, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны, хөкүмәтне, шулай ук алга киткән илләрдә гражданнарны тынычсызлау ул. Коррупциягә каршы көрәшнең төп аспекты булып аны китереп чыгарган дүрт югарыда санап үтелгән сәбәпне бетерү тора. Дөньякүләм бергәлек тәкъдим иткән коррупциягә каршы көрәшүнең кайбер ысуллары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- коррупциягә каршы көрәштә ярдәм сораучы илләргә ярдәм күрсәтү;
- коррупциягә каршы көрәш буенча халыкара көчләргә ярдәм итү;
- донорлар финанслаган проектларда мошенниклык һәм коррупцияне булдырмый калу омтылышы.
Коррупциягә каршы көрәш - нинди дә булса илгә кредит бирү турындагы мәсьәләне хәл иткәндә Бөтендөнья банкы тарафыннан игътибарга алына торган мөһим аспектларның берсе.
Мин нәрсә эшли алам?
Коррупция юкка чыгарга мәҗбүр итмәгәнчегә кадәр юкка чыкмаячак. Дөрес эшләгез:
- ришвәт бирмәгез һәм алмагыз;
-максатыгызга гадел юл белән ирешергә тырышыгыз;
- коррупция очракларының хәбәрдарлык күрсәтегез
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы