«Гаиләләрнең җир кишәрлеге чикләре эчендә тоткан чыгымнарын (газ торбасы сузу һәм газ җиһазы сатып алу) каплау өчен дәүләттән социаль ярдәм чарасы каралган», - диде Борисова.
Ул билгеләп үткәнчә, субсидия Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук җан башына уртача кереме – 10 мең сумнан кимрәк һәм җан башына уртача кереме 10 меңнән 19 мең сумга кадәр тәшкил иткән гаиләләргә биреләчәк.