Гражданнарга формалашкан пенсия хокуклары турында актив мәгълүмат бирү

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

2022 елдан Пенсия фонды  гражданнарга картлык буенча  иминият пенсияләре һәм пенсия  тупланмалары өлешендә пенсия  хокуклары турында актив рәвештә  хәбәр итә башлады. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән ир-атларга һәм 40 яшьтән  хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре  порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга  бер тапкыр киләчәк.

Бүгенге көнгә формалаштырылган пенсия һәм пенсия тупланмалары күләме турындагы мәгълүматлар 740 меңнән артык кешегә тапшырылды. Мәгълүмат хатын-кыз 40 яшькә җиткән һәм 45 яшькә җиткән ир-атка бирелә.

Проактив мәгълүмат бирү гражданнарга үзләренең пенсия хокукларын алдан ук бәяләргә һәм кирәк вакытта аларны арттыру буенча адымнар ясарга, стаж чорларын һәм пенсия коэффициентлары күләмен ачыкларга, шулай ук Пенсия фондында булдырыла торган пенсия тупланмалары күләме турында белергә мөмкинлек бирә.

Россия Пенсия фондының мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныша, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж алырга кирәклеген белә, шулай ук пенсиянең фаразланган күләмен күрә алалар.

Порталда хисап язмалары булмаган гражданнарга мәгълүмат Россия Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә шәхси мөрәҗәгатьтә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International