"Характер үзенчәлекләре һәм алкоголь", баш тарт — бәйле булма!

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Бик борынгы заманнардан бирле кеше алкоголизмның нәрсә икәнен белә. Әмма кешенең тормышында уңай эмоцияләр, ләззәт алырга омтылу хас. Менә шулай кайбер кешеләр бу ләззәтне алкогольдән эзли. Спиртлы эчемлекләргә патологик бәйлелек тиз барлыкка килә. Организм яшьрәк булган саен,аңа күнегү дә шулкадәр тизрәк.

"Эчүне ташламас өчен, башлама" дигән бер алтын кагыйдә  бар. Яшүсмерләр өчен эчкечелек  белән алкоголизм арасында чикне  табуы авыр, симптомнар да төгәл  түгел. Шуңа күрә яшүсмерләрдә  ул өлкәннәргә караганда сизелмичә, алкоголизм авыруы стадиясенә  күчә.

Галимнәр һәм медиклар эчкечелек һәм эчкечелек сәбәпләрен эчке һәм тышкы факторларның тулы бер комплексы эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак карарга тиеш. Алар арасында характерның үзенчәлекләре кебек психологик үзенчәлекләр дә бар.

Һәр кешенең характеры, холык-фигыле үзенчәлекле. Шуңа күрә тышкы факторлар сайлау-тискәре характердагы күпкә көчсезрәк сыйфатларга тәэсир итә.

Алкоголь куллануга аеруча һәвәс яшүсмерләр (кәеф тотрыксызлыгы, ихтыярсыз, ярсу, намуссыз, агрессив). Ялган, мактану, күп сөйләү, теләсә нинди конфликтка тыкшыну теләге, тавышлану — болар барысы да бу типка хас. Ялгызлыкка түзмиләр, әмма шул ук вакытта компаниядә кыенлык белән яшиләр.

Аннары эпилептоид тип бара, аның кайбер сыйфатлары алдагысы белән уртак. Моңа үч алу һәм шәфкатьсезлек, кискенлек өстәлә. Ачу тоту характерлы, ул аларда ярсыган вакытта чагыла. Мондый егетләр теләсә нинди ысул белән компаниядә лидерлык дәрәҗәсен алырга омтыла, хәтта үз гаиләсендә дә, деспотка әверелә, җимерә, буйсындыра. Монда шәхси теләкләр - беренче чиратта. Исергәндә алар үз –үзен белми, агрессив.

Гипертим тибындагылар һәрвакыт тулы энтузиазм, энергия, инициативалы. Һәрвакыт ачык йөзле, шат күңелле, тынгысыз һәм тыңлаусыз. Режим һәм дисциплина алар өчен түгел. Ялгызлыкны начар кичерәләр. Аларны куркыныч, авантюра, маҗаралар җәлеп итә. Башланган эшне ахырына җиткермиләр. Аларның эчүчелекнең сәбәбе-эшчәнлекнең сүлпәнлеге һәм кискен тойгылары.

Истероидлы тип (ешрак кызларда) һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга омтыла. Гаҗәпләнү һәм соклану уятырлык итеп күренергә тырыша - менә шундый шәхес тибындагы омтылыш. Моның өчен теләсә нинди экстрим эшкә җигә: я булмаса гадәти булмаган спорт төре, я экстравагант кием, я бизәнү. Алар барында кемнедер мактаулары аларга ошамый. Игътибарсыз калдырсалар, ачулары килә. Лидер булырга омтылалар, тик "белүләрен" сизү белән, дусларын һәм компанияне алыштырырга тырышалар.

Астеник тип өчен оялчанлык хас. Үз-үзенә ышанычсызлык һәм намуслылык фонында тиз ару-талу да. Алар аралашмый, кешеләр алдында чыгыш ясау алар өчен – җәза. Аларның зәгыйфьлеге һәм үз –үзенә ышанмавы иркенлеккә әйләнергә мөмкин, аннан соң алар үзләре дә аны авыр кичерә, зыян күрә. Үзләренең "нәфессезлеген" җиңәргә омтылып, алар хәмергә коткару чарасы буларак мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Иртән аларны баш авыртуы һәм вөҗдан газаплары көтә. Тик инде кичен алар янәдән "куркудан дару"га мөрәҗәгать итә ала. Патологик бәйлелек барлыкка килә. Допингсыз алар берни дә хәл итми.

Санап үтелгән сыйфатлардан һәр кешегә нәрсәдер хас. Тискәре җыелмасын үзеңә үлчәп карарга кирәкми, әмма уйланырга кирәк. Монда типларга характеристика нәкъ менә характерлы акцентуация белән бирелгән, ягъни норманың соңгы вариантлары белән, характерның аерым сыйфатлары артык көчәйгән вакытта. Боларның барысын да кешеләрне таный белү өчен белергә кирәк. Синең белән хәзер кем булуы, бигрәк тә, нинди кеше белән син үз киләчәгеңне төзүең мөһим.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International