«Каенкай» балалар бакчасында милли бәйрәм «Сабантуй»узды

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

«Каенкай» балалар бакчасында милли бәйрәм «Сабантуй»узды. Балалар һәм тәрбиячеләр урамда бу күңел ачу чарасында катнаштылар. Бәйрәмне «Сабантуйга барабыз»шигырь һәм җырлар белән ачып җибәрделәр. Балалар белән Батыр һәм Шүрәле әкияте геройлары уеннар уйнады. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тарту, ат чабышлары кебек халык уеннарын да яратып уйнады балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International