Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, поход һәлакәтләрсез һәм сәламәтлек өчен файдалы узсын өчен барысын да яхшы планлаштырырга кирәк.
1. Дөрес маршрут. Эссе, коры һава торышы булса, бигрәк тә җәй көне, поход өчен урман яки посадкалар аша уза торган маршрутларны сайларга кирәк.
2. Походны планлаштырганда метеорологик фаразны, шулай ук төбәкнең климат үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк.
3. Әгәр поход ачык урында төн кунуны күздә тота икән, төнлә һава температурасы +15 градустан да түбән булырга тиеш түгел.
4. Төбәкнең йогышлы авыруларга карата санитар-эпидемиологик иминлеге, су белән тәэмин итү чыганакларының торышы, эчәргә яраклы суның сыйфаты, коену урыннары һ. б. турында мәгълүмат белән танышу мөһим.
5. Поход вакытында балаларны кайнаган яки шешәгә тутырылган эчәргә яраклы су белән тәэмин итәргә кирәк.
6. Балаларның баш киемнәре, ябык аяк һәм өске киеме булырга тиеш.
7. 7-9 яшьләрдәге балалар өчен бер көнлек походлар, 10-13 яшьлек балалар өчен бер көнлек походлар, 14 яшьтән ике-өч көнлек походлар үткәрергә тәкъдим ителә.
8. Походта авыру билгеләре булган балалар катнашырга тиеш түгел.
9. Кече мәктәп укучылары өчен походның озынлыгы (7-11 яшь) — 5 км, өлкән сыйныфлар өчен - 8-10 км.
10. Хәрәкәт тизлеге сәгатенә 3 км дан артык түгел, һәр 45-50 минут саен 10-15 минутлык тукталышлар ясарга кирәк.
11. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен рюкзакның авырлыгы 2 кг, 2-3 көнлек поход ясаучы өлкән мәктәп укучылары өчен 8-9 кг артмаска тиеш.
12. Поход алдыннан азык-төлекнең җыелмасын һәм сыйфатын, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, шулай ук кирәк-яраклар, аяк киеме һәм кием-салымның торышын тикшерергә кирәк.
Походта көнгә бер катнашучы өчен якынча азык-төлек җыелмасы:
Кара һәм ак икмәк, сохари, печенье, хлебцы - 500 грамм
Ярмалар, макарон әйберләре, әзер ботка концентратлары - 100-200 грамм
Пакетларда аш концентратлары - 50 грамм
Атланмай - 50-60 грамм
Тушенка - 150 грамм
Шикәр, кондитер әйберләре - 80-100 грамм
Банкларда консервланган сосискалар - 50 грамм
Беренче ашлар әзерләү өчен майлы яки сулы балык консервлары - 50 г,
Яшелчәләр -100 грамм
Коры яшелчәләр - 50 грамм
Коры сөт, коры каймак - 25-30 грамм
Куертылган сөт - 50 грамм
Эретелгән сыр - 20-40 грамм
Җиләк-җимеш -100 грамм
Кипкән җиләк-җимеш - 30 грамм
Натураль булмаган кофе - 3 грамм
Какао-порошок - 10 грамм
Чәй-4 грамм
Лавр яфрагы, суган, сарымсак - 30-40 грамм
Витаминнар, тоз - 10-12 грамм