«Уяв» күңелләрне уятты, дусларны очраштырды

2013 елның 28 июне, җомга
Авыл уртасындагы мәйдан халык белән тулы иде. Бәйрәмгә районыбызның бик күп авыл җирлекләреннән җыелганнар. Читтән килүчеләр дә байтак. Бәйрәм рәсми төстә ачылганчы ук халык инде күңел ача башлады. Популяр җырлар, бию көйләре яңгырап торды, кулга-кул тотышып хороводта әйләнделәр. Җитезлеген, көчен күрсәтергә теләгәннәр өчен спорт ярышлары да байтак оештырылган иде. Рәхәтләнеп волейбол уйна, татарча милли көрәштә осталыгыңны күрсәт, аркан тартуда ярыш, капчык киеп йөгер. Аеруча елгырларга шоп-шома багана башына үрмәләп менеп кешенең исен китәрергә, атта чабарга яратучыларга ике километрлы дистанциядә узышырга була.
Бәйрәмнең дәрәҗәле кунакларын халык алкышлар белән каршылады. Менә Сихтермә-Хузангайның мактаулы гражданины, инвестор Иван Казанков, Татарстанның Чуаш милли мәдәни автономиясе рәисе Константин Яковлев, аның урынбасары Гөлүс Гаянов, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, районыбызның чуаш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Василий Мошков, "Хузангай" АХҖК рәисе Евгений Чугунов мәйдан уртасына уздылар. Чуаш милли костюмнарына киенгән кызлар һәм егетләр кунакларны ипи-тоздан авыз иттерде, бавырсак, куас белән сыйлады.
Аннан һәркем бердәм төстә хороводка басты. Менә "Уяв" мәйданына балалар ияртеп милли киемле карт чыкты. Ул кулындагы зур  чүкеч белән җиргә агач чөйне сугып кертте. Бу бәйрәмне башларга була дигәнне аңлатты.
Бәйрәмгә җыелган халык алдында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, Константин Яковлев, Иван Казанков, Евгений Чугунов, Иске Хурада авыл җирлеге башлыгы Сергей Новиков һәркемне бу күркәм бәйрәм белән котладылар, иминлек, сәламәтлек, хезмәт уңышлары теләделәр. Иван Казанков районның үзешчән сәнгать осталарына Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Районыбыз үзешчәннәре номерларын, Чуашия республикасының атказанган артисты Людмила Семенова җитәкчелегендә җырчылар чыгышын, шулай ук Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, Аксубай районыннан килгән артистлар концертын халык бик яратып тамаша кылды, көчле алкышлар белән бүләкләде.
Бәйрәмдә иң тәмле итеп пешерелгән чуаш милли ризыгына бәйге оештырылды. "Уяв чибәре" бәйгесе дә бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Бәйгедә катнашучы кызлар өч задание үтәргә – "визит карточкасын" тәкъдим итәргә, үзләре әзерләгән ризык аша аш-суга осталыгын күрсәтергә, музыкаль номер белән чыгыш ясарга тиешләр иде. Жюри әгъзалары кызларның осталыгын, булдыклылыгын төрле яклап бәяләп, Сихтермә-Хузангай авылыннан Арина Чугунованы бәйгенең җиңүчесе дип таптылар. Каракүл авылыннан Надежда Артамонова – икенче, Югары Колчуринодан Лия Краснова өченче урынга лаек булдылар. Бәйгенең җиңүчеләренә һәм район мәдәният йортының "Рябинушка" ансамбленә (җитәкчесе Людмила Емельшина) истәлекле бүләкләр тапшырды.
Атлар чабышында үзенең бахбае белән Иске Матактан Михаил Матюшкин җиңү яулады. Түбән Әлкидән Ринас Сафин һәм Раил Сафин икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Югары Әлморзадан Рәис Төхвәтуллин һәм Минзакир Шәяхмәтов дүртенче, бишенче урыннарны алды. Шома биек багана башына менүдә Леонид Советниковка (Түбән Кама) һәм Николай Варламовка (Татар Шәпкәсе) тиңнәр булмады.
Бәйрәм ярышларында, уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган һәркем бүләккә ия булды. Гомумән алганда, бәйрәмнән беркем дә буш китмәде, дияргә була. Көне буе дусларың, танышларың белән аралашу, концерт карау, күңел ачып кәеф күтәренкелеге алу үзе ни тора! Бу күңелле бәйрәм өчен халык "Уяв"ны оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте.            
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International