Иске Тахтала юллы булды

2013 елның 28 июне, җомга
"Алексеевскдорстрой" ААҖ эшчеләре Иске Тахталага чаклы асфальт юлны төзеп бетереп киләләр. Алар әлеге участокта инде соңгы метрларда эшлиләр. Бүген-иртәгә исәпләре Кошки юнәлешендә юл төзелешен дәвам итү.
Шулай ук Түбән Кәчидән Югары Кәчигә кадәр асфальт юл салу өчен җир полотносы ясау эше дәвам итә. Аның озынлыгы 5 километр. Юл төзүчеләр су агу өчен берничә урынга торбалар урнаштырдылар.
Мастер Ленар Хәйретдинов бригадасы юл ремонтлау белән шөгыльләнә. Базарлы Матак – Карга юнәлешендә, Алпар  янында, Базарлы  Матак – Түбән Әлки юнәлешендә бик тузган юл участоклары бар. Ремонтчылар һәр көнне 15-20 тонна асфальт файдаланалар. Элекке елларда юл ремонтына 5-6 тонна гына асфальт китә торган булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International