Ут эстафетасын күрми калмагыз!

2013 елның 28 июне, җомга
1 июль районыбыз өчен бик истәлекле дата булачак. Бу көнне Базарлы Матак аша Универсиада уты эстафетасы уза. Универсиада уты безгә Алексеевскидан килә. Утның бездәге маршруты – "Алинә" универсаль спорт залыннан Мәңгелек утка кадәр. Факел йөртүчеләр утны бер-берсенә тапшырып, Крайнов һәм Совет урамнары аша узачаклар. Универсиада уты эстафетасы бик күп кеше катнашында, концерт номерлары белән бизәлеп үтәчәк, ул искиткеч матур тамаша булачак. Гомердә бер була торган әлеге вакыйганы күреп калырга тырышыгыз.
                                   ***
Районыбыз халкы 27 нче Җәйге Универсиаданың барлык төп уеннарыннан турыдан-туры трансляцияләрне, шулай ук ярышларның язмаларын һәм спортчылар белән интервьюларны Бөтендөнья студентлар уеннарын яктырту өчен махсус булдырылган сайтта –www.russiasport.ru – карый алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International