17 июнь көнне Базарлы Матак авылының "Төремкәй" балалар бакчасында "Сабантуй"бәйрәме узды

2022 елның 17 июне, җомга

Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты.Алар "капчык киеп йөгерү", "кашыкка йомырка салып йөгерү", "чүлмәк вату", "көрәш”, "капчык белән сугышу"кебек милли уеннарда үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.Тәрбияләнүчеләр дуслык турында милли җырлар җырладылар.Тәрбияләнүчеләрнең күңелләрендә бу матур милли бәйрәм турында онытылмас тәэсирләре әле озак сакланачак. Соңыннан педагоглар истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International