2022 елның 20 июнендә Әлки муниципаль районында А.Ф. Никошин рәислегендә коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә район прокуроры Р.А. Гыйзәтов, Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча бүлеге башлыгы Р. Р. Насыйбуллин, комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре катнашты. Комиссия утырышында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр каралды. Район Башлыгы җәйге лагерьларда яшьләр белән коррупциягә каршы көрәш профилактикасы буенча агарту чараларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирде. “Җәмгыятьнең коррупциягә карашы, яшьләрнең бүгенге позициясенә бәйле”, - дип белдерде Александр Федорович.