Район мәдәният йортында Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9, 11 сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру, укучылар, ата-аналар чыгышы белән чыгарылыш кичәсе булды. 11 сыйныфны 10 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлады, аларның 3се "Укуда аерым уңышлары өчен" медале белән бүләкләнде - Мәрдегалямова Илзирә, Мөхәммәткәримова Алия, Хәлиуллина Лилия. БДИ нәтиҗәләре буенча Мусина А., Мәрдегалямова И. Гнеденкова А., Зарипова А., Мөхәммәткәримова югары нәтиҗәләргә ирештеләр.