«Кояшкай" мәктәп яны лагерында "Сабантуй"бәйрәме узды

2022 елның 1 июле, җомга

«Кояшкай" мәктәп яны лагерында бүгенге көндә дә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе - "Сабантуй"бәйрәме узды. Балалар "Капчык киеп йөгерү", "Чабыш", "Канат тарту" кебек кызыклы һәм күңелле уеннарда көч сынаштылар. Башка кызыклы уеннарда да уйнады. Бу искиткеч бәйрәм балаларга бик күп шатлык китерде һәм аларны уңай энергия белән баетты.

Тәрбиячеләр: Хөснетдинов Г.Ш., Вафина Л.И., Кузнецова Л.Г., Тутерева Л.К., Юлдашева С.Г.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International