Әлки кызы – "Уяв" чибәре

2013 елның 3 июле, чәршәмбе
Чуаш халкының республикакүләм "Уяв" бәйрәме узган якшәмбедә булды. Анда районыбыздан да үзешчән артистларыбыз, спортчыларыбыз, гомумән, байтак әлкилеләр катнашты. "Чуаш чибәре" конкурсында Сихтермә-Хузангайда үткән "Уяв" бәйрәме җиңүчесе Арина Чугунова да чыгыш ясады. Жюриның югары бәясен алып, Арина "Уяв чибәре"–дәрәҗәле исеменә лаек булды һәм диплом, телевизор белән бүләкләнде.
Бәйрәмдә  Чуаш Борнае, Югары Матак авылларыннан фольклор ансамбльләр чыгышлары да югары бәяләнде һәм "Уяв"ның махсус призларына ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International