18 команда арасында җиңү яуладылар

2013 елның 3 июле, чәршәмбе
Әлеге турнир 9 нчы укучылар спартакиадасы кысаларында узды. Авыл районнары командалары  арасында (барысы 18 команда) безнекеләр – Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары Айгиз Сабиров һәм Роман Туманов беренче урынны яуладылар. Ә Илнур Әмирҗанов һәм Ринас Хәбибуллин (шулай ук гимназиядән) икенче урынга чыкты. Шунда ук чыгыш ясап, Илнур Әмирҗанов белән Ринас Хәбибуллин шәһәр командалары арасында да икенче урынны алдылар. Яшь спортчыларыбызның тренерлары – Олег Астафьев һәм Руслан Советников.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International