Яшь танкистны командиры мактый

2013 елның 3 июле, чәршәмбе
–Раиф энергетика техникумына укырга кергән иде, көз җиткәч, озакка сузмыйм, дип үзе теләп армиягә китте. Башта, билгеле, борчылдык – укый бит, армиядән вакытлыча азат ителгән. Юк,  теләде дә, китте. Хәзер менә танк йөртүче булып хезмәт итә,–дип улы өчен горурланып сөйләде солдатның әнисе Әсхадә Котдус кызы.
Раиф зур гаиләдә туып үскән егет, аның ике абыйсы, ике апасы бар. Әти-әнисе моннан 6 ел элек тәрбиягә тагын ике бала алганнар, алары да инде үсеп җитеп килә.
–Балалар әйбәтләр, кызыбыз да, улыбыз да тәртиплеләр, үзләрен эшкә өйрәтергә тырыштык. Инде үзебез табып үстергәннәре бишесе дә үсеп җитеп, таралып беттеләр, яныбызда гаиләбезгә алган кызыбыз һәм улыбыз калды. Яратабыз үзләрен,–ди апа кеше.
Ә Раифнең командиры хатында мондый сүзләр бар: "Безнең батальон танкистлар әзерләү белән шөгыльләнә. Ә сезнең улыгыз танк йөртү буенча инструктор булачак, әле генә армиягә чакырылган солдатларны өйрәтәчәк. Укыту подразделениесендә хезмәт иткәндә Раиф хәрби белгечлек үзләштерде, үз эшенең югары  класслы  белгеченә әйләнде, үҗәтлек күрсәтеп, сугышчан осталыгын үстерү өстендә эшли. Һәрчак инициативалы, эш сөючән, тырыш, коллективта ихтирам яулады". Боларны якташыбыз турында өйрәтү-сугышчан танклар ротасы командиры Виктор Маслов язган. Ул Раифнең әти-әнисенә шундый егет тәрбияләп үстергән өчен рәхмәт әйткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International