Әҗәтлеләргә чит илгә юл ябык

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
–Россия гражданнарының байтагы бүген чит илдә ял итүгә өстенлек бирә. Ерак илләргә юл тотучы туристлар арасында түләнмәгән бурычлары булган кешеләр дә бар, һәм бу алар өчен чикләрнең ябылуына сәбәп була,–ди Сәвия Мөдәррисовна.
–Монда нинди бурычлар турында сүз бара соң?
–«Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында» федераль законның 15 маддәсе нигезендә, суд билгеләгән йөкләмәләрне үтәмәгән очракта кешенең чит илгә чыгарга хакы юк. Бу түләнмәгән салым, банк кредиты, алиментлар яисә хәтта фатир өчен түләүдәге бурычлар да мөмкин. Суд приставы-башкаручысы әҗәтле кешенең башка илгә чыгуын чикләү турында карар кабул итә һәм аны Россия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең чик буе службасына юллый. Әлеге гражданинның фамилиясе шундук чик сакчыларының мәгълүматлар базасына килеп эләгә. Әҗәтләре булган кеше шул мәлдән инде ил чиген уза алмый. Аны теләсә кайсы чик буе пунктыннан үткәрмәячәкләр. Чөнки Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Россия чикләреннән чыгу хокукын чикләү турындагы чаралары барлык чик буе контроле пунктларында – Калининградтан алып Владивостокка кадәр – гамәлдә була.
–Чит илгә чыгуны чикләгәндә кешенең статусы, аның ул илгә нинди максат белән баруы исәпкә алынмыймы?
–Кешеләр дөнья буйлап турист сыйфатында гына сәяхәт итми, билгеле. Профессиональ эшчәнлек белән бәйле рәвештә чит илләргә йөрүчеләр дә шактый. Әйтик, спортчылар, артистлар, менеджерлар, бизнесменнар һ.б. Кемнәрдер чит илгә  дәвалану өчен бара. Суд приставы читкә чыгуны чикләү хакында карар чыгарганда гражданинның статусы да, социаль хәле дә, эшчәнлек төре дә исәпкә алынмый. Шуңа чит илгә чыга алмаучылар исемлегенә теләсә кайсы бурычлы кеше эләгергә мөмкин. Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсем килә: бурычны түләгәннән соң да чикләүне бетерү процедурасы билгеле бер вакытны ала. Ул 10 тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин.
–Кеше үзенең түләнмәгән әҗәте булуын белми калырга мөмкинме?
–Бурычлыга әйләнү бик тиз. Әйтик, очраклы рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, моны белми дә калырга мөмкинсең. Аның каравы, кагыйдә бозуны видеокүзәтү камералары төшереп алган була. Хәзер бит юлларда андый камералар артканнан арта. Штраф түләүне таләп иткән хат югалырга, килеп җитмәскә яисә кагыйдә бозучының бүтән адрес буенча яшәгән булуы мөмкин. Шулай ук адресатка бүтән штраф кәгазьләренең дә, шул исәптән суд приставлары хәбәрләренең дә килеп җитмәве ихтимал. Нәтиҗәдә гражданин үзе дә белмәстән бурычлыга әверелә.
–Сәвия Мөдәррисовна, мондый аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен нишләргә, үзеңнең бурычларың булу-булмавын каян белергә соң?
–Кешеләр үзләренең нинди бурычлары булуын яки булмавын белә алсын һәм әҗәтләр белән бәйле уңайсызлыкларга дучар булмасын өчен Россия Суд приставлары федераль хезмәте мобиль җайланмалар өчен АНДРОИД, АЙФОН, ВИНДОУС ФОН кушымталар булдырды. Бу сервистан файдалану бик уңай. Бары www.r16 fssprus.ru рәсми сайтына керергә, БАНК ДАННЫХ ИСПОЛНИТЕЛЬНЫХ ПРОИЗВОДСТВ вкладкасына узып, үзеңнең фамилияңне, исемеңне һәм әтиеңнең исемен кертергә кирәк. Шуннан экранда сезгә кирәкле барлык мәгълүмат күренәчәк. Үзеңнең бурычларың барлыгын-юклыгын, чит илгә чыга алу мөмкинлегеңне бездә – суд приставларының район бүлегендә дә белергә мөмкин. Россия Суд приставлары федераль хезмәтендә мәгълүматлар банкының мобиль версиясе дә булдырылды. Аңа бушлай язылу һәм кирәкле мәгълүматларны алу мөмкинлеге дә бар. Анда язылып, гражданин үзенең яңа бурычлары барлыкка килү яисә булганнарындагы үзгәрешләр турында белеп торачак. Биредә приставлар хезмәтенә мөрәҗәгать итү тәртибе, гражданнарны кабул итүне оештыру, Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында электрон төстә хезмәт күрсәтү хакында да мәгълүматлар алырга була. Әлеге программа продукты кешеләргә файдаланырга уңайлы итеп эшләнгән, шуңа компьютер техникасыннан һәм Интернеттан ерак торган кеше дә аннан кирәкле мәгълүматлар ала алачак.
–Ә безнең районда әҗәтлеләр, чит илгә юллары ябылганнар бармы?
–Суд приставларының район бүлеге 2013 елда бурычларын түләмәүче 85 әлкилегә карата Россия Федерациясеннән чыгуны чикләү турында карарлар чыгарды. Болар – алимент түләмәүчеләр, кредитлар, салымнар буенча һәм дәүләт, физик, юридик затлар файдасына бүтән бурычлары булган кешеләр.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Сәвия Мөдәррисовна.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International