Терлекләрне канэчкеч бөҗәкләрдән саклагыз

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
Яз-җәй айларында көтүлекләрдә хайваннарга күп санлы канэчкеч бөҗәкләр тынгы бирми. Черкиләр, кигәвеннәр, төрле чебеннәр бәйләнчек безелдәүләре белән теңкәгә тияләр һәм терлекләрне тешләп үзәкләренә үтәләр. Әлеге бөҗәкләр тешләгән урыннарда кычыту барлыкка килә һәм ялкынсыну процессы башлана. Ә бу терлеккә зур зыян китерә. Маллар рәхәтләнеп ашый, ял итә алмыйлар, алар ябыга, сыерларның сөтләре кими. Әйтик, яшь терлекләрнең артымы бу вакытта 25 процентка хәтле азая. Моннан тыш, канэчкеч бөҗәкләр терлекләрдә төрле йогышлы авырулар да китереп чыгаралар. Шуңа күрә дә әлеге бөҗәкләргә каршы көрәшүгә зур игътибар бирергә кирәк.
Бу максатта терлек тәненең йонлы, төкле катламын бөҗәкләрне  куркыта торган препаратлар белән эшкәртү зарур. Әлеге эшкәртүдән соң хайваннардан алынган продукцияне  шикләнмичә  кулланырга  була. Канэчкеч бөҗәкләргә каршы хайваннарны эшкәртү препаратларын район ветеринария берләшмәсендә сатып алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International