"Базарлы Матак РҮХ” ДАССУдә өйрәнүләр

2022 елның 22 июле, җомга

«Хатын-кызлар консультациясе чишенү бүлмәсендә янгын башланды. 21 июльдә «Базарлы Матак РҮХ» ДАССУнең хатын – кызлар консультациясендә Әлки янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны катнашында узган янгын сүндерү өйрәнүләре өчен шундый риваять булды. Әлеге өйрәтүләр-социаль объектлар эшчәнлегенең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим өлеш. Пациентлар- аеруча зәгыйфь контингент. Көтелмәгән хәл килеп туган очракта персонал оператив һәм көйле эшләргә әзер булырга тиеш. Көтелмәгән хәл килеп туган очракта персонал оператив һәм көйле эшләргә әзер булырга тиеш.

Эвакуация чыгу юллары ирекле, ачык хәлдә, пациентлар һәм персонал проблемасыз эвакуацияләнде.

Өйрәнүләр уңышлы дип табылды. Пациентлар һәм хезмәткәрләр эвакуациягә 1 минут 17 секунд вакыт сарыф иттеләр.

«Базарлы Матак РҮХ» ДАССУдә янгын куркынычсызлыгы инспекторлары катнашында мондый өйрәнүләр елга 2 тапкыр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International