«Имәнлек» балалар сәламәтләндерү лагерында яшьләрдә коррупция күренешләренә тискәре һәм түземсез мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән «Намуслылык турында сөйләшү»темасына әңгәмә узды. Яшьләр ярдәмчесе Насыйрова Рафина намуслылык турында сөйләде,район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәйруллина Алсу автор Карпова Т. И. әкияте белән таныштырды. Әлеге чараның максаты-балаларда һәм яшьләрдә коррупциягә каршы караш пропагандалау һәм формалаштыру, намуслылык, тәртип тәрбияләү. Барлык катнашучыларга буклетлар тапшырылды.