2022 елның 1 маеннан әлеге хокукны бирүче тормыш хәлләре исемлеге
закон тарафыннан киңәйтелгән. Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар
даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:
- 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы
балаларны тәрбияләүче әтиләр яисә аларны уллыкка алучы ир-атлар
(балаларның Россия гражданлыгы булмаган әниләре үлгән яисә үлгән дип
танылган очракта);
- 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләүче яисә
уллыкка алучы ир-атлар ( Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән яисә
үлгән дип танылган очракта).
Шул ук вакытта дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә хокукы булган
ир-атлар бар:
- уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап
законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына
хокуктан файдаланмаган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларның
бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар;
- уллыкка алу турындагы суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап
законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына
хокуктан файдаланмаган, беренче баланың бердәнбер уллыкка алучылары
булып торучы ир-атлар.
“Ана капиталын рәсмиләштерү өчен әтигә яки уллыкка алучы ир-атка
Дәүләт хезмәтләре порталында “Минем документлар” бүлегендә,күпфункциялеүзәгендә гариза бирү дә җитә. Акчаны ир-атлар да моңа кадәр рөхсәтителгән максатларда файдалана ала, бары тик сертификат акчасын
әниләрнең тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтү юнәлеше генә
кулланылмый”, - дип билгеләп үтте Әлки районында пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.