С. М. Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда балалар өчен экскурсия оештырылды. Балалар музей заллары буйлап борынгы бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә ярдәм иткән төрле экспозицияләрне карады, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы тарихлар белән танышты.