Эпидемиягә каршы чикләүләр буенча ялган мәгълүмат турында

2022 елның 29 июле, җомга

Социаль челтәрләрдә Роспотребнадзор кабат вируска каршы чикләүләр кертергә чакырды дигән мәгълүмат тарала.

Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Роспотребнадзор позициясе элеккечә кала. Бүгенге көндә эпидемиягә каршы гомумфедераль чикләүләрне яңадан торгызу зарурлыгы юк.

Россиядә "Омикрон" штаммының яңа төрләре таралу сәбәпле, авыру артуы күзәтелә. Әмма хәзер безнең илдә BA.4 / BA.5 төрләре китереп чыгарган авыру бик авыр бармый.

Роспотребнадзор саклануның база кагыйдәләре турында онытмаска киңәш итә. Шулай итеп, зәгыйфь категорияле кешеләргә, шул исәптән хроник авырулар ачыкланган кешеләргә, иҗтимагый урыннарда битлекләр киеп йөрергә, шулай ук антисептик чаралар белән файдаланырга тәкъдим ителә.

Моннан тыш, COVID-19дан ярты елга бер тапкыр ревакция үтү буенча рекомендация саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International