Бүген Ташбилге авылында яшәүче Фәтхетдинова Зәйтүнә Шаһит кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу истәлекле дата белән якташыбызны район Башлыгы урынбасары Р.А. Билалов, Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Р. Ф. Әхмәдиев котладылар һәм Россия Президенты В. В. Путинның Котлау хаты, район Башлыгы А.Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды.