Әлки районында «Автоледи-2022»машина йөртү осталыгы конкурсы узды

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

14 июльдә Россия  Эчке эшләр министрлыгының Әлки  районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, Нурлат ш.юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  дәүләт бюджет учреждениесенең  Әлки бүлекчәсе, Әлки районы мәгариф  бүлеге белән берлектә юл хәрәкәтендә  закон бозучыларны тәрбияләү, хатын-кызларны  юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда  катнашуга җәлеп итү һәм халыкта  юл-транспорт культурасын формалаштыру  максатыннан Хатын-кызлар арасында  «Автоледи-2022»автомобиль йөртүчеләренең  республика конкурсының район  этабы үткәрелде.

Конкурс ике этапта узды: “Юл йөрү кагыйдәләре” һәм “Классика".

Чараны анализлау күрсәткәнчә, «район автомобильчеләре» хатын-кызлары автомобильне пөхтә йөртәләр һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен даими яңарталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International