Базарлы Матакта Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган тантаналы митинг узды

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Россиянең 1930 елда оештырылган һава-десант гаскәрләре Ватаныбыз тарихына күп кенә героик битләр язып куйды. Алар Бөек Ватан сугышы фронтларында каһарманлык күрсәтте, сугыштан соңгы чорда бөтен дөньяга зур хәрби өйрәнүләрдә үзләренең сугышка әзерлеген күрсәтте. Хәрби бурычларны үтәү барышында десантчылар кайнар нокталарда илнең Кораллы Көчләре элитасы дип аталу хокукын яулады.

Тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәридә Яруллина, благочинный Андрей Зиньков, яшь армиячеләр, ветеран-десантчылар, район халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International