Бүген Вафин Фатыйх Задай улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Яруллина Фәридә Госмановна, Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Сәлахов Ренас якташыбызны әлеге истәлекле дата белән котлады һәм Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын тапшырды. Район башлыгы А.Ф.Никошиннан котлау хаты, шулай ук истәлекле бүләк тапшырылды.