Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Ындырда ыңгырашырлык булмасын
2013 елның 5 июле, җомга
"Хузангай" АХҖК механизаторлары, һәрвакыттагыча, бу эштә дә өлгерлек күрсәтәләр. Биредә уракта катнашачак 31 комбайнның барысы да бүген үк стартка басарга әзер. "Кирәкле запас частьлар кайтарылды, барлык ремонт эшләре башкарылды",–ди хуҗалык җитәкчесе Евгений Чугунов. Кыскасы, хузангайлылар уракка бүгеннән әзер. Ындыр табаклары да чистартылган, ашлык складлары да дезинфекцияләп агартылган.
"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Үзәк Әлки" филиалы отрядларында ремонт эшләре кызу темплар белән алып барыла.
–Урып-җыю комбайннарын төзекләндерүне 10-12 июльгә төгәлләргә планлаштырабыз,–ди "Үзәк Әлки"нең "Сельхозтехника" директоры Рәшит Садриев.–Акча җитмәү кулдан тота иде, хәзер бу мәсьәлә хәл ителде, запас частьлар кайтарыла башлады. Башкарасы эшләр шактый булса да, күмәк көч белән җиңеп чыгачакбыз.
"Үзәк Әлки"леләр алдында 20 мең 747 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп суктыру бурычы тора. Шуның 9545 гектары сабан бодае, 802 гектар арпа, 1405 гектары бөртек өчен кукуруз, 6409 гектары көнбагыш һ.б. Бу уракта эшлисе өч "Лексион", өч "Нью-Холланд", дүрт "Мега-370", алты "Мега-208" комбайннарына уртача 1200-1300әр гектар мәйдан туры килә дигән сүз. Күргәнебезчә, эш күләме зур. Димәк, урак өстендә ватылып, алтындай вакыт техника ремонтлап узмасын өчен комбайннарны көйләүгә бик җитди карарга кирәк. Шунысы да бар, "Мега-208" үзенең унынчы, "Лексион" тугызынчы сезонына "аяк атларга" әзерләнә. Бу техника паркын акрынлап яңарту хакында уйларга вакыт җиткәнлеген искәртә.
Урып-җыюны әзерләнеп һәм дулкынланып көтүчеләрнең берсе – Үргәгар егете Рәфис Камалов. Җитәкчеләре аны иң уңганнарның берсе диләр. Яз, көз айларында Рәфис "МТЗ-1221" тракторында чәчүдә, җәй башлану белән печәндә, сенаж ташуда бик тырышып эшли. Әтисе Ядькәр Камалов гомерлек тракторчы, техниканы ярату улына аңардан күчкәндер, мөгаен.
–Мин 1990 елдан руль артында. "Нива", "Дон" комбайннарында эшләдем. Хәзер "Нью-Холланд"ны иярлим. Бу комбайнда эшләү бөтенләй бүтән, билгеле. Кабинасы иркен, идарә итәргә уңай. Хәзер менә вак-төяк эшләрен карыйсы, барабаннарны регулирлыйсы гына калды. Аннан бер кат тулысынча тикшереп чыгам да – комбайным эшкә әзер булачак,–ди Рәфис.
Башаклар тигез өлгергәндә игеннәрне теземнәргә салу – уңышны югалтуга юл куймауның бер шарты. Чапкычлар да инде эшкә әзерләп куелган үзәк әлкилеләрнең. Быел табигать яңгырлар белән кинәндермәде, һава температурасы да югары тора. Мондый шартларда башаклар озакламый өлгереп тә җитәр. Игенчеләр алдында төп бурыч – урып-җыю техникасын әзерлек сызыгына куеп, бөртекнең үскән кадәресен югалтуларсыз җыеп алу.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз