Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Районда саранча күренә башлады
2013 елның 5 июле, җомга
Белгечләр бу хәлне көннәрнең кызу торуы аркасында дип аңлата. Мондый эсселек дәвам итсә, саранчалар тагын да артачак, диләр.
–Галимнәрнең ел коры киләчәк дигән кисәтүе, кызганыч, акланды,–ди министр Марат Әхмәтов.–Корылык янәшәсенә тагын бер проблема өстәлде – саранчалар күренә башлады. Моңа кадәр алар Самара, Саратов, Оренбург өлкәләрендә күпләп үрчесә, быел безнең якларга да үтеп керде.
Белгечләр әйтүенчә, саранча эшкәртелми торган җирләрдә – көтүлекләрдә, болынлыкларда үзенә "нигез" сала. Шуңа да мондый урыннарны тиз арада карап, тикшереп чыгарга киңәш ителде.
–Районыбызда 42 гектар мәйданда тикшерү үткәрелде. "Кызыл Шәрык-Агро"ның Чуаш Борнае авыл җирлеге территориясендәге көтүлекләрендә саранча табылды,–дип хәбәр итте безгә "Россельхозцентр"ның район бүлеге җитәкчесе Рафик Сафин.–Бу корткыч бөҗәкләр бер квадрат метр җирдә 3 данә табылган очракта әлеге урынны химик саклау чаралары һәм пестицидлар белән эшкәртү зарур. Без саранча табылган көтүлекләрне самолетлар ярдәмендә эшкәртә башлыйбыз. Хәзер районыбызның Ульяновск өлкәсе белән чиктәш һәм Самара өлкәсенә якын урнашкан җирләрен кичекмәстән тикшерә башларга кирәк.
1998-1999 һәм 2010-2012 еллардагы эссе һәм коры һава торышы республикада саранчаларның саны нык артуга китерде. Гадәти елларда саранчалар болыннарда, көтүлекләрдә һәм күпьеллык үлән басуларында яшиләр. Аларның күпләп үрчүе өчен шартлар туган корылык елларында әлеге корткычлар барлык культураларны сыра. Алар бөртеклеләргә, техник һәм яшелчә культураларына бик зур зыян китерә. Россия территориясендә саранча ел дәвамында бер буында үсә. Ана бөҗәкләр көзен җиргә йомырка салалар, күбекле матдә бүлеп чыгарып, йомырканы җиргә ябыштыралар һәм туфрак белән бергә кубышка хасил итәләр. Күчмә саранчаның бер кубышкасында 100 гә якын йомырка була, ә итальян прусының – 70кә кадәр. Язын әлеге йомыркалардан личинкалар чыга, алар 30-40 көндә үсеп җитә. Саранча 60-100 көн һәм аннан да озаграк яши.
Күпләп үрчегән елларда саранча көтүләре, үз юлларында барлык үсентеләрне юк итеп, 300 чакрым һәм аннан да зуррак ераклыкка очып барырга сәләтле. Саранча сәгатенә 8-10 чакрым ара очып китә. Алар җил уңаена яисә җиргә азрак борылыш белән 100-200 метр биеклектә очалар.
Саранча туя белмәс бөҗәк. Ул көненә яшел үсентеләрне үз авырлыгыннан 2-3 мәртәбә күбрәк ашый. Һәр бөҗәк үз гомерендә 50-100 грамм яшел масса ашый. Тик ашаганының 5 проценты гына үзләштерелә, шуңа саранча һәрчак ач.
Саранчага юлыккан очракта авыл халкына бу хакта кичекмәстән авыл җирлеге советына яисә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә шылтыратып хәбәр итәргә кирәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз