Электр тирәсендә сак булл

2013 елның 5 июле, җомга
Әлеге уен-викторинаның төп максаты балаларга көндәлек тормышта электр тогыннан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен төшендерү иде. Бу мөһим кагыйдәләрне аңлату уен формасында алып барылды. Уенны алып баручылар "Карлсон" һәм аның ярдәмчесе "Светлана Обожорова" малайларга-кызларга бик үтемле итеп электр приборлары белән эш итүдә саклык чаралары хакында сөйләделәр. Трансформаторларга, трансформатор станцияләренә якын килмәскә, аларны читләтеп узарга кирәклеген басым ясап әйттеләр. Мәгълүматларга бай әлеге чарада кызыклы викториналар, эстафеталар, табышмаклар чишү, пантомимо сурәтләү, рәсем конкурсы булды. Аларның һәркайсында балалар бик актив катнашты. Ә җиңү яулаучыларга призлар һәм фишкалар бирелде. Азакта иң күп фишка җыя алган бала төп приз – глобус белән бүләкләнде. Икенче, өченче урыннарны алучыларга  балалар энциклопедияләре тапшырылды.
Чарада катнашкан бер генә бала да бүләксез китмәде – һәркайсы электр хәвефсезлеге темасы белән бәйле китапларга, плакатларга, сувенирларга ия булды.
–Балалар белән уен формасындагы мондый викториналарны без елдан-ел кызыклырак оештырырга тырышырбыз,–ди Чистай электр бүлү челтәрләренең бүлек мөдире Ирина Тякмаева.–Шунысы сөенечле, әлеге проект эшли башлаганнан бирле электр тогыннан зыян күрүчеләр бермә-бер азайды. Бу эшебезнең нәтиҗәле булуын күрсәтә.
Электр бүлү челтәрләре белгечләре әйтүенчә, республикада электр тогы белән саксыз эш итеп бәхетсезлеккә юлыгу очраклары  булып тора икән. Зыян күрүчеләр арасында балалар да бар. Мондый фаҗигагә юлыкмас өчен электр приборлары һәм ток чыганаклары тирәсендә бик сак һәм уяу булырга кирәк шул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International