Иртәгә Универсиада ачыла

2013 елның 5 июле, җомга
Бу бөтен ил халкы, бигрәк тә татарстанлылар өчен көтеп алынган, истәлекле, тарихи вакыйга. Күп райондашларыбыз Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына, спорт ярышларына билетлар алган. Универсиада тантаналарын һәм ярышларын Казанга барып карамаган кешеләр исә аларны телевизордан күзәтәчәкләр. Студентлар уеннары барлык каналлар аша яктыртылачак. Сораштырулар күрсәткәнчә, халыкның күпчелеге Универсиадада Россия командасының беренче урынны алачагына ышана.
                                    ***
Район халкы 27 нче Җәйге Универсиаданың барлык төп уеннарыннан турыдан-туры трансляцияләрне, шулай ук ярышларның язмаларын һәм спортчылар белән интервьюларны Бөтендөнья студентлар уеннарын яктырту өчен махсус булдырылган сайтта – www.russiasport.ru – карый алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International