Алкогольнең зыяны турында сезгә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы теләсә кайсы кеше әйтәчәк. Чыннан да, спиртлы эчемлекләр кеше организмына начар йогынты ясый, шул ук вакытта алкогольдән баш тарту сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшырак хис итәргә һәм озаграк яшәргә булыша. Моны раслап, кулланыла торган спиртлы эчемлекләр саны кимү гомер озынлыгын арттырырга ярдәм итәчәк дигән мәгълүмат пәйда булды.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда 3 миллионга якын кеше ел саен исерткеч эчемлекләрне артык кулланудан үлә. Ягъни барлык үлемнәрнең 5% тан артыгы спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле.
Мондый күңелсез статистика җиңел аңлашыла, чөнки этанол йогынтысына бәйле рәвештә кеше организмы органнары һәм тукымалары функцияләренең 200гә якын авыру һәм бозылуы исәпләнә. Исерек хәлдә булганда, кеше үз гамәлләрен начар контрольдә тота, яшәү өчен куркыныч хәлгә эләгергә мөмкин (кыйнашу, юл-транспорт һәлакәте, бәхетсезлек очраклары һ.б.).
Шул ук вакытта исерткеч эчемлекләрдән үлүчеләрнең иң югары күрсәткече хезмәткә сәләтлеләр яшенә туры килә: 14% очракта диярлек 20-39 яшьлекләр.
Алкоголь бөтен организмның торышына тәэсир итә. Аны кулланудан барыннан да күбрәк зыян күрә:
Йөрәк-кан тамырлары системасы. Нәтиҗә буларак, еш кына эчүчеләрнең атеросклероз, гипертония, аритмия, кардиомиопатия, йөрәкнең ишемик авыруы, миокард инфаркты кебек авырулар диагностацияләнә.
Баш мие һәм үзәк нерв системасы. Баш мие тукымаларында кире кайтмый торган үзгәрешләр бара, борылмалар тигезләнә, эзләр барлыкка килә. Интеллектуаль сәләтләр кими, бу тормыш сыйфатында чагылыш таба. Нәтиҗәдә, бу психик (депрессия, шәхес таркаулыгы, паник һөҗүмнәр һ.б.), шулай ук нейродегенератив авыруларга, әйтик, Паркинсон авыруларына китерә.
Суставлар. Кеше организмында алкоголь куллану нәтиҗәсендә ялкынсыну процесслары активлаша, алар иң элек буыннар кимерчәген заралый. Вакыт узу белән хроник формага күчүче буыннар деформациясе бара. Әйтик, эчәргә яратучылар еш кына артроз һәм артритлардан интегә.
Почкалар һәм бавыр. Бу органнар алкогольдән башкаларга караганда күбрәк интегә, чөнки нәкъ менә бавыр һәм бөер тукымалары аша бөтен исерткеч эчемлекләр фильтрлаша. Нәтиҗәдә - бавыр һәм бөер симерүе, цирроз, гепатит, сидек чире, бөер җитешсезлеге.
Тиешле дәвалану булмаса, бу авырулар үлемгә китерә.
Алкоголь һәм социаль әйләнә - тирә
Кеше органнарына һәм тукымаларына тискәре йогынтыдан тыш, алкоголь аның әйләнә-тирәсен һәм социаль яшәү шартларын да нык үзгәртә. Аралашу даирәсе үзгәрә, «фикердәшләр» пәйда була — башка эшләр белән шөгыльләнү өчен, эчүне өстен күрә торган кешеләр (гаилә, эш, хобби). Барлык мәнфәгатьләр дә бер тема тирәсендә әйләнә башлый-спиртлы эчемлекләр. Шуның аркасында гаиләдә таркала, эчәргә яратучы эшен, дусларын югалтырга мөмкин. Социаль баскычтан аска тәгәри һәм кеше кайчандыр аралашкан кешеләрдән читләшә.
Мондый хәл күңел халәте начарлануга китерә. Эчкеченең ачуы, ярсуы, асоциаль үз-үзен тотышы барлыкка килә һәм бу күренеш кешеләрне аннан тагын да күбрәк этәрә. Моның фонында бәхетсезлек очраклары булырга мөмкин. Исерек хәлдә кеше үз гамәлләрен контрольдә тота алмый һәм очраклы рәвештә үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә зыян китерергә мөмкин.
Әгәр исерткеч эчемлекләрдән баш тартсаң?
Әгәр алкоголь бөтен организмга зарарлы йогынты ясый икән, эчүдән баш тарту, киресенчә, барлык тормыш өчен мөһим функцияләрне саклап калуга ярдәм итә, дип фаразлау мантыйк. Нәкъ менә шул максат белән күпчелек илләр, шул исәптән Россия дә, актив антиалкоголь сәясәтен гамәлгә ашыра.
Безнең илдә исерек кешенең тискәре имиджын булдыру, алкогольле продукциягә бәяләрне җайга салу, спиртлы эчемлекләр сатып алу мөмкинлеген чикләү, халыкның сәламәт яшәү рәвеше буенча белемлелеген арттыру, алкоголь белән ассоциацияләнгән авыруларны ачыклау буенча планлы рәвештә эш алып барыла.
Нәтиҗәләргә ирешүдә сәламәт яшәү рәвеше файдасына аңлы рәвештә сайлап алган кешеләр үзләре мөһим роль уйный. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикшеренүе алкоголь кулланудагы чикләүләрнең гомер озынлыгына йогынты ясавын ачык раслый. Ә алкогольдән тулысынча баш тарткан очракта, тагын да тәэсирләндерерлек нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк, гомуми саннар артында һәр конкрет кешенең тормышы тора, гомер озынлыгы өчен көрәш эчәргә тәкъдим иткәндә,бер кечкенә генә «юк» тан тора.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы