Казанда 2022 елның 24-25 августында «Берләшмә» форумы узачак

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы 2022 елның 24-25 августында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән узачак. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.

 

«Берләшмә» форумы-танышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданлык активистларының хакимият органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән хезмәттәшлеге өчен ачык мәйданчык.

 

Форумда катнашу өчен коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, граждан активистлары, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге түрәләр һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган барлык гражданнар чакырыла.

 

Казан шәһәрендә Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумына теркәлү : https://forms.yandex.ru/cloud/6262a606e5693867b385b6f3/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International