Базарлы Матак авылында А. М.Залаков исемендәге сквер ачылды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Җәббаров Марат Азат улы, Татмелиорация генераль директоры Сөнгатуллин Рөстәм Хизбулла улы, Кызыл Шәрык генераль директоры Хәйруллин Адель Айрат улы катнашында узды. Чара ахырында «мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды.