Менә инде 15 ел рәттән яңа уку елы алдыннан ТР Президенты инициативасы белән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза. Традицион рәвештә хәйрия чарасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиевич Вәлиев, « Кызыл Шәрык » ГК ҖЧҖ генераль директоры Хәйруллин Адель Айрат улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Әлки якташлар җәмгыяте рәисе Алсу Рөстәм кызы Нәбиева, «Хузангай» ҖЧҖ директоры Евгений Михайлович Чугунов, авыл җирлекләре башлыклары, Әлки районы оешмалары җитәкчеләре кушылды.