Тантанада спортка катнашы булган һәркем: физкультура укытучылары, тренерлар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләр катнашты.
Чара район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ф. Г. Яруллинаның котлау сүзе белән башланып китте.
Бәйрәм берничә сәгать дәвам итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.