Әлки районында “Медовый Спас”ын билгеләп үттеләр

2022 елның 14 августы, якшәмбе

2022 елның 14 августында Хузангай Сиктермә территориясендә “Медовый Спас”дигән күңелле һәм тәмле бәйрәм үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы бәйрәм программасы әзерләделәр. Оештыручылар барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. “Медовый Спас”ы белән! Бәйрәмдә умартачылыкны яратучылар да бар иде. Чараның төп геройлары, әлбәттә инде, үзләренең тәмле һәм файдалы продукциясен тәкъдим иткән умартачылар булды. Алар бәйрәмдә умарталык сәнгатенең барлык серләре белән таныштырды. Өлкәннәр һәм балалар балның файдалы, шифалы үзлекләре турында күп белде. Бәйрәм кунакларын һәвәскәр умартачылар бик теләп юкә, чәчәк, карабодай баллы хуш исле үлән чәе белән сыйлады. “Медовый Спас”та кәеф тә “баллы” иде. Бәйрәмдә катнашучылар бик тәмле коймак, һәм пироглар әзерләгән. Бәйрәм бик күңелле һәм чын-чынлап баллы булды.

“Медовый Спас” чыннан да, җәйнең иң музыкаль - баллы бәйрәме булды.

Барлык халыкны коткаручы хөрмәтенә үткәрелгән изге бәйрәм - беренче Спас (Коткаручы) көне белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International