Балыкны ничек сайларга

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Балык бик тиз бозыла торган азык-төлеккә керә, шуңа күрә аны сайлау зарур. Бары тик сыйфатлы балыктан гына тәмле һәм файдалы ризыклар пешереп була. Балык составында витаминнар, минераллар, аксым һәм май кислоталары бар, ул иммунитетны ныгыта, стрессны төшерә, чәч, тире, теш һәм тырнакларның торышын яхшырта. Кыскасы, балыктан башка өй менюсы тулы кыйммәтле булмаячак, шуңа күрә кибеттә яки базарда балык ничек дөрес сайларга кирәклеген белергә кирәк. Кайчагында яткан продуктны сату өчен барысына да бара торган җитештерүчеләргә һәм сатучыларга ышанырга кирәкми. Барыннан да элек, балыкны саңакларын күтәреп иснәп карагыз. Яңа балыкта гадәттә, балык исе түгел, ә диңгез һәм ләм исе килә. Нык килеп торган балык исе-продуктның яңа тотылган булмавына шикләнү өчен сәбәп. Ә аммиак исе сизсәгез, димәк, кызганычка каршы, балыкның яраклылык вакыты күптән чыккан. Тәңкәсе коры һәм куба торган түгел, ә дымлы булырга тиеш, ә әгәр анда ярыклар барлыкка килгән икән, димәк, балык киштәдә озак яткан. Коры һәм җиңелчә кәкрәйгән койрык шулай ук аның яңа тотылган булмавын сөйли. Балыкның чисталыгы турында балык күзләре сөйли - алар кабарынкы, чиста һәм үтә күренмәле, ә саңаклар - ачык һәм алсу-кызыл. Әгәр балык бозыла башласа, саңаклар шундук карала һәм аларны берничек тә яшереп булмый. Искәрмә булып осетрлылар тора, аларның саңаклары кызгылт-соры төстә.Әгәр балыкларны еш кына тйңдырып эреткән булсалар, аның саңаклары соры төскә керә. Кайчакта бозыла башлаган балыкларның саңаклары кушыла һәм лайла белән каплана. Бу билгеләр шулкадәр ачык ки, хәтта тикшерүгә мохтаҗ да түгел, шуңа күрә балыкны башы белән сатып алыгыз, артык авырлык өчен түләргә туры килсә дә. Яңа булмаган продукция сатып алу ихтималы да зур инде. Ышаныч өчен, балыкның корсагына басып, сыгылучанлыкка тест уздыра аласыз: анда чокырлар калырга тиеш түгел. Әгәр балыкны уч төбенә салсаң, ул тигез ятачак, ә корый башлаган балыкның койрыгы һәм башы асылынып торачак. Балыкта таплар булмаска тиеш, ә лайланың юка элпәсе, гадәттә, үтә күренмәле һәм кытыршы түгел. Әгәр балыкны башы һәм койрыгыннан тотып бөкләсәң, яңасы – бөкләнә, искесе - сынып чыга.

Диңгез продуктлары чын – чынлап россиялеләр менюсына күптән түгел генә керә башлады әле. Әле 20 ел элек кенә супермаркетта сигезаякларны әз кеше  сайласа, ресторанда устрицаларга заказ бирүчеләр дә күп түгел иде. Әмма хәзер креветкалар, сигезаяклар, кальмарлар - өстәлләребездә дуңгыз яки тавык ите кебек үк еш кунак. Диңгез продуктларында күп кенә файдалы микроэлементлар бар, аларның иң мөһиме - йод, шулай ук диетик җиңел продукт. Шуңа да карамастан, файдасы урынына агулану һәм бозылган кичке аш булмасын өчен, сыйфатлы диңгез продуктларын сайларга кирәк.

Балык һәм диңгез продуктлары сатып алганда, түбәндәге гомуми тәкъдимнәрдән файдаланыгыз:

Балык һәм диңгез ризыкларын махсус прилавкалар һәм суыткычлар куелган кибетләрдән сатып алыгыз.

Яңа балыкның корсагына боз сибелгән, ә вак диңгез продуктлары юка катлам боз белән катырылган булырга тиеш.

Диңгез продуктларын (балыкларны) иснәгез - алар характерлы, хуш исле булырга тиеш. Әгәр дә сез кискен аммиак яки әче ис сизсәгез, сатып алудан баш тарту яхшырак.

Әгәр сыйфатсыз товар Сезнең сәламәтлеккә зыян китерсә, сез дәвалау өчен тотылган барлык чыгымнарны һәм бу зыянны түләтүне таләп итәргә хаклы.  Балык продукциясе мәҗбүри таләпләргә туры килмәгән очракта (мәсәлән, куркынычсызлыкка, товарны маркировкалауга, товар-озату документларына), сез территориаль бүлекнең яисә яшәү урыны буенча Роспотребнадзор идарәсенә шикаять белән мөрәҗәгать итә аласыз.

Билгесез сатучылардан балык продукциясе сатып алганда игътибарлы булыгыз! Агуланмас өчен санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында продукция сатып алудан баш тартырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International