Пособие урынына – штраф

2013 елның 8 июле, дүшәмбе
Ташбилге авылында яшәүче Гөлфирә Садретдинова быел февраль аенда "БлескСервисПлюс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән килешү төзеп, әлеге оешмада производство биналарын җыештыру хезмәтләре күрсәтә. Эш урыны була торып, ул эшсезлек пособиесе дә алырга ниятли. Район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итеп, үзенең эшсез булуын әйтә һәм пособие билгеләүне сорый. Мәшгульлек үзәгенә алып килгән хезмәт  кенәгәсендә Г.Садретдинованың узган ел азагында үз инициативасы белән хезмәт килешүен өзгәнлеге, ягъни эштән киткәнлеге теркәлгән була. Даими һәм вакытлы эш урыны булмавына инангач, районның халык мәшгульлеге үзәгендә март аеннан башлап Гөлфирә Садретдиновага 12 ай дәвамында эшсезлек буенча пособие билгеләү турында фәрман чыгарыла.
Шул рәвешле, үзенең эш урыны булуы хакында хәбәр итмичә, эшсезлек пособиесе ала башлап, Г.Садретдинова закон бозуга бара. 2013 елның 5 мартыннан 1 апреленә кадәр чор өчен ул законсыз рәвештә 4194 сум пособие ала – район мәшгульлек үзәгенә шундый суммага матди зыян китерә.
Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Ә бу юлы Г.Садретдинованың кыңгыр гамәле бик тиз арада фаш ителде. Ул суд каршына басты. Районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Гөлфирә Садретдинованы РФ Җинаятьләр кодексының 159.2 маддәсе 1 бүлеге буенча – акчалата түләүләр алуда мошенниклыкта, ягъни законнар белән билгеләнгән пособиеләрне алып акча средстволарын урлауда гаепле дип тапты. Г.Садретдинова 5 мең сумга штрафка тартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International