Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген Әлки муниципаль районы Советы утырышы булды, көн тәртибендә район Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау мәсьәләсе торды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Ачык тавыш бирү юлы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Руслан Хәлил улы Морадыймов сайланды. Беренче булып аны район Башлыгы Александр Никошин котлады. Руслан Хәлил улы, үз чиратында, депутатларга һәм утырышта катнашучыларга ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде, аны аклау өчен бөтен көчен, тәҗрибәсен һәм белемнәрен куярга вәгъдә итте. Утырыштан соң «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында балаларга мәктәп букчалары тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International