16 августта Әлки районында, төзекләндерелгәннән соң, “Ләйсән” йөзү бассейны үз эшен башлап җибәрде.
Ул насос маторы ватылу сәбәпле ябылган иде. Бүгенге көндә Италиядә җитештерелгән кыйммәтле деталь кайтарылган, җайланма төзәтелгән.
Бассейн ул – коену өчен җайлаштырылмаган, уңайлыклар булдырылмаган сулыкларны алмаштыру мөмкинлеге.
Исегезгә төшерәбез: коену вакыты башланганнан бирле республикада суда 95 фаҗига булган, 69 кеше батып үлгән, шуларның 8 зе – балалар.